Төшләрне кешегә сөйләргә ярыймы?
“Багучыга барма, башыңа бәла алма”, – диләр халыкта. Ислам дине дә моңа каршы. Күрәзәчеләргә йөргән кешенең кырык көнгә иманы чыга икән. Ә мөселманнарга төш юрарга ярыймы соң? Ни дисәң дә, алар бит теләсәң, теләмәсәң дә керә һәм ниндидер мәгънәгә ия була.